Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан 2025 елның 7 августы 21.00 сәгатьтән 8 август 21.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 8 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез 15-20 м/с тизлектәге җил белән яшенле яңгыр , локаль боз; -төнлә-иртән томан ; - көндез урыны белән ТРның төньяк һәм көнчыгыш районнарында көчле яңгырлар .Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны үзләрен генә калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сез урамда булганда чыкса, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитлары, элмә такта, юл билгеләре, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куймаска – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яңгыр узганын үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә ватылулар булырга мөмкин. Туктап машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр туктаганны көтәргә кирәк. Яшен вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлеккә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булу мөһим. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Боз яуганда: мөмкин булса, өйдән чыкмагыз; - бинада булганда тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз; - электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле яңгырлар белән бергә килә; - урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боз төшүдән саклагыз (башыгызны куллар, сумкалар, киемнәр белән каплагыз).; - агачлар астына ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз һәм көчле җил агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез: · исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз · балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элем · беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык күп кулланмагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз; - кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
МЧС
Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы — 2025»республика конкурсына йомгак ясалды.
УСХП
29
декабрь, 2025 ел
Яңа ел бәйрәмнәренә чаралар программасы!
Культура
Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чорында сәүдә объектларын террорчылыктан саклау буенча тулы чаралар күрү кирәклеге турында.
Икътисад
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз