Аксубай районында "Татарстанда җәй"республика проекты кысаларында узучы җомга кичәсе  халыкны берләштергән чын бәйрәмгә әверелде

2025 елның 10 августы, якшәмбе

 

 " Эсселек башланды. Үзәктә -гаилә "  концерт программасы барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсир бүләк итеп, җылы һәм рухи атмосфера тудырды.
Чараның тантаналы өлешенә котлаулар яңгырады,  бүләкләр тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов халыкка район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм спортчыларны якынлашып килүче Физкультурачылар көне белән котлады. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга өлеш керткән активистларга да рәхмәт хатлары тапшырылды.  Мөнәсәбәтләр үрнәгенә әверелгән гаиләләр үзара мәхәббәт һәм хөрмәт өчен бүләкләнде.
Концерт программасы номер төрлелеге белән тамашачыларны сөендерде. Чын бәйрәм рухы тудырып яраткан җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International