Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 11 августы, дүшәмбе
Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 елның 11 августы 18.00 сәгатьтән 12 август  18.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 11 август кичендә, төнлә һәм 12 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге яшенле  көчле яңгыр, боз явуы, төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны үзләрен генә калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сез урамда булганда чыкса, җир асты кичүләрендә яки бина  подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитлары, элмә такта, юл билгеләре, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куймаска – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә  яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яңгыр узганын үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә ватылулар булырга мөмкин. Туктап машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм  яңгыр туктаганны көтәргә кирәк. Яшен вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлеккә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булу мөһим. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Боз яуганда:  мөмкин булса, өйдән чыкмагыз; - бинада булганда тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз; - электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле яңгырлар белән бергә килә; - урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боз төшүдән саклагыз (башыгызны куллар, сумкалар, киемнәр белән каплагыз).; - агачлар астына ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз һәм көчле җил агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез: · исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз · балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элем · беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык күп кулланмагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз; - кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз. Көчле яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга: Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Үткәргечле һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз. Яңгыр Сез урамда булганда башланса Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз. Яңгыр сез бинада булганда башланса Әгәр сез булган бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.  Сез шәхси транспортта Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгырны кичерегез. Су бик тиз килеп чыкса, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз. Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне кул яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак. Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп кору, узып китүләрдән, алга җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулар, узып китүләрдән, баш тартырга кирәк. Кинәт тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып,  сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International