«Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьлеге»социологик тикшеренү уздыру турында.

2025 елның 11 августы, дүшәмбе
  Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты агымдагы елның 11-28 август көннәрендә «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьлеге» дигән социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә. Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният, иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый киңлекләр һәм эшкуарлык өлкәләрендә күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү максатларында үткәрелә. Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлекчәсендә, тиешле рубрикада онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/udovletvorennost-naseleniya-kachestvom.htm Аксубай районы халкын күрсәтелгән чорда онлайн сораштыруда катнашырга чакырабыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International