Химия укытучылары форумы.

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
  Түбән Камада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россиянең «СИБУР» нефть химиясе компаниясе белән берлектә оештырылган химия укытучыларының «Хәзерге заман мәгариф чынбарлыгы шартларында химик белем бирү: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар»дигән беренче республика педагогик форумы узды. Форумга республиканың әйдәп баручы белгечләре — химия укытучылары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм министрлык вәкилләре җыелды. Чара бер үк вакытта өч белем бирү мәйданчыгында: НХТИ,  Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия һәм «Адымнар – Түбән Кама»полилингваль гимназиясендә узды. Форум кысаларында безнең район делегациясе педагогик технологияләр һәм инженерлык инновацияләре өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр белән танышты, мастер-классларда һәм практикумнарда актив катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International