Район август конференциясе кысаларында туган тел (татар) һәм әдәбият укытучылары киңәшмәсе.

2025 елның 15 августы, җомга
  14 августта туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «2025-2026 уку елында туган һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне оештыруның актуаль мәсьәләләре»темасына район секцион киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә туган тел (татар) укытучылары, район методик берләшмәсе җитәкчесе, «мәгариф бүлеге» МКУ методисты катнашты. Аксубай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә туган телне һәм Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Киңәшмәнең икенче өлешендә 2025-2026 уку елында уку планнарын тормышка ашыру буенча укытучылар чыгышлары оештырылды; сәләтле балалар белән эшне оештыру: яңа юнәлешләр, алдагы еллар тәҗрибәсен актуальләштерү; грант проектлары; 2025 елда татар теле буенча имтихан анализы, татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышы. Киңәшмә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының еллык эш планы турында фикер алышу һәм яңа уку елы башлануга чын күңелдән җылы теләкләр белән тәмамланды!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International