«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләр -туган бистәсенең җаваплы хуҗалары.

2025 елның 15 августы, җомга
  Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Яр буен саклыйк»грант проектында актив катнаша. Бүген балалар, буаны чүп-чардан чистартып, юл һәм беседкалар янындагы территорияләрне тәртипкә китерде, шулай ук газоннардан коры ботак һәм яфракларны җыйдылар. Бу эш-безнең яр буен төзекләндерүдә һәм экологик торышын саклауда мөһим адым. Аларның фидакарьлеге һәм туган җирләрен яхшырак итәргә омтылулары иң югары мактауга лаек. Балалар куелган бурычны үтәп кенә калмый, алар табигатьнең кадерен белергә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга һәм үзләренең шәхси өлешләренең уртак эш өчен зур әһәмияткә ия булуын аңларга өйрәнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International