Һөнәри осталык конкурсының Гран-прие — безнең белгечләр иң яхшылар!

2025 елның 16 августы, шимбә
  Энергетикларыбызны югары дәрәҗәдәге җиңүләре — һөнәри осталык конкурсының Гран-прие белән котлыйбыз! Бу лаеклы бүләк хезмәткәрләрнең югары дәрәҗәдәге профессионализмын һәм уникаль компетенцияләрен раслый. Кичә энергетика төзүчеләр һәм подряд оешмалары белгечләре арасында масштаблы ярыш узды, анда 9 команда 0,4–10 кВ көчәнешле электр бүлү челтәрләренең иң яхшы электромонтерлар бригадасы исемен алу өчен көрәште. Конкурс Зәй шәһәренең махсуслаштырылган укыту-тренировка полигонында узды. «Челтәр компаниясе» АҖ командасы «Челтәр компаниясе»Чистай электр челтәрләре структурасына керүче Аксубай электр челтәрләре районы бригадасы тарафыннан тәкъдим ителде. Катнашучылар тирән белем һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтте, күп санлы сынауларны җиңеп, беренче урынны яулады. Бу казаныш безнең оешманың энергетика тармагындагы лидерлык позицияләрен ассызыклый һәм һәр хезмәткәрнең югары квалификациясенә ачык мисал булып тора.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International