Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 17 августы, якшәмбе
Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 елның 17 августы 14.00 сәгатьтән  18 август   18.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . Көннең икенче яртысында һәм 17 август кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге 15-17 м/с. 18 августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:  -төнлә һәм көндез яшенле яңгыр; - көндез көчле җил тизлеге 15-20 м/с, урыны белән боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яңгыр узганын үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә ватылулар булырга мөмкин. Туктап машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм  яңгыр туктаганны көтәргә кирәк. Яшен вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлеккә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булу мөһим. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны үзләрен генә калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сез урамда булганда чыкса, җир асты кичүләрендә яки бина  подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитлары, элмә такта, юл билгеләре, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куймаска – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә  яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Боз яуганда:  мөмкин булса, өйдән чыкмагыз; - бинада булганда тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз; - электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле яңгырлар белән бергә килә; - урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боз төшүдән саклагыз (башыгызны куллар, сумкалар, киемнәр белән каплагыз).; - агачлар астына ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз һәм көчле җил агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International