"Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр үзләрен флорист һөнәрендә сынап караган.

2025 елның 20 августы, чәршәмбе
  «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында тәрбияләнүчеләр Динә Мансур кызы Шакированың «Флористика йорты» чәчәк кибетендә булды. Динә Мансуровна һәм аның командасы экскурсия уздырып кына калмады, ә балаларны чәчәкләрнең тылсымлы дөньясына алып керде. Алар букетларны ничек дөрес һәм зәвык белән төзергә икәнен күрсәттеләр, төрле үсемлекләрне карау серләрен ачып,һәр чәчәк турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Иң мавыктыргыч момент үз чәчәк композициясен булдыру булды. Һәр тәрбияләнүче, файдалы һәм илһамландыргыч көн истәлегенә уникаль чәчәк бәйләме җыеп, үзенең фантазиясен һәм талантын күрсәтә алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International