Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак.
2025 елның 22 августы, җомга
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 № 1448-XII Татарстан Республикасы Законы нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
2025 елда эшләми торган бәйрәм көне шимбәгә туры килә. Күрсәтелгән Законның 1 статьясы 5 өлеше нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә өстәмә ял көне бирелми.
Эш көне яисә сменаның эш көне булмаган бәйрәм көненә кадәрге озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).
Шулай итеп, 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.