Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 25 августы, дүшәмбе
Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 елның 25 августы 18.00 сәгатьтән 26 август    08.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 26 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектәге җилнең көчәюе көтелә,боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны үзләрен генә калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сез урамда булганда чыкса, җир асты кичүләрендә яки бина  подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитлары, элмә такта, юл билгеләре, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куймаска – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә  яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Боз яуганда:  мөмкин булса, өйдән чыкмагыз; - бинада булганда тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз; - электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле яңгырлар белән бергә килә; - урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боз төшүдән саклагыз (башыгызны куллар, сумка, кием белән каплагыз).; - агачлар астына ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз һәм көчле җил агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International