Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «ММЧда җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Аксубай районыннан финанс бюджет палатасының хисап бүлеге начальнигы Хәмидуллина Зилә Рәфыйк кызы, район Советының Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек һәм методик-мәгълүматлаштыру эше бүлеге җитәкчесе Николаева Ирина Анатольевна һәм Сөнчәле авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Егорова Чулпан Илдар кызы лаеклы бүләкләрен алды.
«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә муниципаль хезмәткәрләрнең мөһим ролен әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республикада 48 программа һәм 12 милли проект гамәлгә ашырыла, алар өстендә эшләү җирле үзидарә белгечләренең югары квалификациясен таләп итә. Муниципаль хезмәт системасында 6215 хезмәткәр һәм 7598 депутат эшли.
Конкурслар уздырылган 18 ел эчендә 1219 лауреат бүләкләнде, шул исәптән агымдагы елның 80 җиңүчесе.
Хезмәттәшләребезне конурсларда җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!