22 августта Аксубайда Әтиләр көненә багышланган "ГТО" кысаларында гаилә командалары арасында сайлап алу этабы узды.

2025 елның 26 августы, сишәмбе
  «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия комплексы сынауларында 5 команда  үз көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын сынады. - Россиядә сәламәт яшәү рәвеше традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре елдан-ел ныгый гына бара. Быел спорт бәйрәме алтынчы мәртәбә уздырыла. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин берничә тапкыр ассызыклаганча, барлык яшьтәге гражданнарның мөмкин кадәр күбрәк үзләре өчен спортны сайлавы мөһим. Мондый турны уздыру спорт һәм ГТО хәрәкәтенең чын гаилә традициясенә әверелүенең үрнәге булып тора. Берничә буын бергә стартка чыга, бер — берсенә ярдәм итә һәм яңа казанышларга омтыла-бу безнең илнең сәламәт киләчәгенең нигезе булып тора да инде. Без  нәтиҗәләр белән горурланабыз: I урын-Садыйковлар гаиләсе Рамил һәм Эмиль II урын-Александр һәм Станислав Сидеряковлар гаиләсе III урын-Федоровлар гаиләсе Николай һәм Арсений Катнашучы дипломы Федоровлар Дмитрий һәм Глеб, Кәлимуллиннар Саяр һәм Радель гаиләсе. Садыйковлар һәм Сидеряковлар гаиләсе Казан шәһәрендә Аксубай районыннан чыгыш ясаячак. Күпләр өчен катнашу спорт нәтиҗәләре белән генә түгел, ә бердәмлек хисе белән дә истә калыр, ә билгеләр алу лаеклы бүләк булыр, дип ышанабыз. Барыгызга да ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телибез, чөнки Россиягә һәм спортка мәхәббәт безне берләштерә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International