Россия флагы көненә багышланган чаралар.

2025 елның 26 августы, сишәмбе
  «ФОРПОСТ» үзәге активистлары, «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютта тәрбияләнүчеләр 22 августта Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Үзәк паркында Россия флагы көненә багышланган кичке чарада актив катнашты. «Йөрәктә Россия триколоры»эшләнмәсен әзерләү буенча мастер – класс узды. «Туган илгә кагыл» акциясендә һәркем Россия триколорына билгеле бер төстәге кул рәсемен беркетә алды. Акция бәйрәмгә килүчеләрнең иң кечкенә һәм өлкәннәре арасында да кызыксыну уятты. “Җылы бүләк итәм, дустымны яки танышымны кочаклыйм, хәтта таныш булмаган кешене дә кочаклыйм”, - дигән бөтенроссия акциясе бәйрәмгә үз җылысын өстәде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International