Нейрогимнастика

2025 елның 27 августы, чәршәмбе
Нейрогимнастика-фикерләү процессларын яхшыртуга, хәтерне һәм концентрацияне үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр комплексы ул. Мондый шөгыльләрнең төп өстенлеге-аларның һәркем файдалана алырлык булуы. Күнегүләр зур физик көч таләп итми һәм хәтта хәрәкәтчәнлеге чикләнгән кешеләргә дә туры килә. Бу нейрогимнастиканы үз мие сәламәтлеге турында кайгыртырга теләүчеләр өчен универсаль корал итә. Социаль хезмәт алучылар нейрогимнастик күнегүләрне бик теләп үзләштерә. Катнашучылар ярымшарара хезмәттәшлек техникасын өйрәнә, интеллектуаль мәсьәләләрне чишә. Барлык күнегүләр дә уен формасында уздырыла, бу исә җиңеллек һәм шатлык атмосферасы тудыра.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International