30 августта Татарстанда дәүләт бәйрәме-Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көн Дәүләт Җөмһүрияте тууын символлаштыра һәм 1990 елда Татарстан ССР дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителү хөрмәтенә билгеләп үтелә.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан Туган як тарихына һәм гореф-гадәтләренә багышланган танып-белү викторинасы үткәрелде.
Балалар уен формасында туган як турында белемнәрен ныгытты: республиканың дәүләт символикасын, Татарстан символы булган Ак канатлы барсны, халык мәдәниятен, татар ашларын, бөек татар шагыйрьләренең әсәрләрен чагылдырган татар костюмы элементларының үзенчәлекләрен , татар әкиятләре геройларын искә төшерделәр.