Татарстанлылар хезмәтне саклау өлкәсендәге белемнәрен тикшерә алачак.

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
  16 сентябрьдә 10: 30 сәгатьтә дистанцион рәвештә Россия Федерациясенең барлык субъектларында хезмәтне саклау буенча «Хезмәтне саклау һәм эштә куркынычсызлык – 2025»Бөтенроссия тесты узачак. Чара киң җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, имин тәртип культурасын һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыру, шулай ук гражданнарның хезмәтне саклау өлкәсендәге хәбәрдарлык дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу максатларында үткәрелә. Тест үткәрү катнашучыларга хезмәтне саклау өлкәсендә үз белемнәренә бәйсез бәя алырга мөмкинлек бирәчәк. Тестлауда теләгән һәркем катнаша ала. Катнашуга гаризалар 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тест үткәрү турында тулырак мәгълүматны сайтта карарга мөмкин www.testsafety.vcot.info.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International