"Аксубай РДВБ" ДБУ белгечләре вак мөгезле терлекләргә себер түләмәсенә каршы вакцинация үткәрде.

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
  Бу авыру куркыныч, ул хайваннар арасында тиз тарала һәм  зур югалтуларга китерергә мөмкин. Нәрсәне белү мөһим?  Себер түләмәсе-җитди авыру, шуңа күрә вакцинация елына бер тапкыр мәҗбүри.   Прививка сезнең хайваннарыгызны саклый һәм бөтен хуҗалыкның сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.  Соңыннан авыру нәтиҗәләре белән көрәшкәнче, прививка ясату турында алдан кайгырту яхшырак. Исегездә тотыгыз, профилактика дәвалауга караганда җиңелрәк! Хуҗалыгыгыз турында дөрес кайгыртыгыз һәм терлекләрне вакытында вакциналагыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International