Террорчылыктан саклану буенча Бөтенроссия өйрәнүләре.

2025 елның 29 августы, җомга
  Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның «Бөтенроссия өйрәнүен үткәрү турында» гы йөкләмәсен үтәү йөзеннән һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы хаты нигезендә 28-29 августта районның 39 мәгариф оешмасында террорчылыктан саклану буенча өйрәнүләр узды. Чаралар "Белем бирү оешмасы объектына (территориясенә) кораллы һөҗүм вакытында сак хезмәткәрләре һәм белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең гамәлләре һәм белем бирү оешмасы бинасында урнаштырылган шартлаткыч җайланманы нейтральләштергәннән соң ачыклау" сценарие буенча узды. Өйрәнүләрдә Росгвардия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция вәкилләреннән торган муниципаль оператив штаб катнашты. Мәгариф оешмаларында уздырылган чаралар йомгаклары буенча оператив штаб әгъзалары тарафыннан «канәгатьләнерлек " бәя бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International