Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Аксубай районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе пленар утырышы.
2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе
2025 елның 27 августында капиталь ремонттан соң ачылган В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай 1 нче мәктәп базасында район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең ел саен уздырыла торган пленар утырышы булды.Анда узган уку елына йомгаклар ясалды һәм яңа 2025-2026 уку елына бурычлар куелды. Утырыш эшендә гомуми белем бирү оешмалары директорлары һәм директор урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре, мәгариф бүлеге методистлары катнашты. Конференциягә мәртәбәле кунаклар сыйфатында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Камил улы Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Камал улы Гыйльманов, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Витальевна Тимирясова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Минвазыйх улы Мингулов, Аксубай муниципаль районы прокуроры Низамов Динар Әгъзаметдин улы , Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Аксубай районы буенча бүлек башлыгы Йолдыз Госман улы Билалов, генерал-майор Анатолий Петрович Молоствов килде. Конференция кысаларында Аксубайның 1 нче урта мәктәбе каршындагы мәйданда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре, район мәктәпләре һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге күргәзмәләре оештырылды. Чараның мөхтәрәм кунаклары һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәйдуллина Р.С. катнашында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелде, аның барышында 23 беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырылды. Чараның үзәк өлеше булып Аксубай муниципаль районының «Мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы Зәйдуллина Р.С. ның «Аксубай муниципаль районында мәгарифне үстерүнең кыйммәтләр ориентирлары»дигән йомгаклау доклады торды. Рәмзия Салих кызы үзенең чыгышында мәгариф оешмаларын педагогик кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Аның нотыгында шулай ук Олимпиада хәрәкәтенә һәм ГИА һәм БДИ нәтиҗәләренә җентекле анализ ясалды. Р.С. Зәйдуллина бөтенроссия, республика олимпиадаларында районга җиңү китергән һәр укучыны, педагог һәм остазны билгеләп үтте. Шулай ук аның докладында район мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде һәм яңа уку елына бурычлар куелды. Конференциядә катнашучылар алдында өстәмә доклад ясаучылар сыйфатында В.Ф. Тарасов исемендәге МББУ «Иске Мокша урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы «Туган телләрне өйрәнү - уңышлы шәхесне тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше» темасына һәм Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбе директоры Купцова Наталья Геннадьевна "Укучыларның патриотизмында - Россиянең киләчәге» презентациясе белән чыгыш ясады. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Камил улы Хәйруллин үзенең чыгышында районның бүген мәгариф учреждениеләре арасында рейтингта 5 нче урынны алуында педагогларның өлеше булуын билгеләп үтте. Министр урынбасары БДИда йөз баллы нәтиҗәләргә ирешкән педагогларга шәхсән рәхмәт белдерде. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Станислав Юрьевич Зайцев педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе эшенә йомгак ясады һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады. Утырыш тәмамлангач, 2024-2025 уку елында югары казанышлар өчен мәгариф оешмалары җитәкчеләрен һәм педагогик хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын Хәйруллин Р. К., Мингулов А. М. һәм Зәйдуллина Р. С. тапшырдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
МЧС
Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы — 2025»республика конкурсына йомгак ясалды.
УСХП
29
декабрь, 2025 ел
Яңа ел бәйрәмнәренә чаралар программасы!
Культура
Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чорында сәүдә объектларын террорчылыктан саклау буенча тулы чаралар күрү кирәклеге турында.
Икътисад
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз