«Мини-роботлар сугышы» турниры күнегүләре.

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе
  29 августта Аксубайның 3 нче урта мәктәбендә укучылар командасы «мини-роботлар сугышы»республика турнирына әзерлек күнегүләрендә катнашты. Тренировка югары технологияләр өлкәсендә Бәшир Ремеев исемендәге(Казан шәһәре) «ИТ-парк» технопаркында узды. . Егетләр үзләренең хәрби роботын җыярга тиешле детальләр комплекты алды. Җыю барышында алар электр, механика, электроника өлкәсендәге белемнәрен кулланды, төрле инструментлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерде. Роботны җыйганнан соң, егетләр аның тест боксында (аренада, йөрмичә), аннары аренада тест узышлары һәм пультны көйләү буенча инструктаж уздылар. «Мини-роботлар сугышы " -   командалар хәрби роботларны проектлау, булдыру һәм идарә итү буенча ярыш. 1,5 кг га кадәр авырлыктагы роботлар махсус аренада 3 минут дәвамында үзара көрәшә. Турнир 2025 елның 17-19 сентябрендә Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумы кысаларында узачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International