«Исәнме, мәктәп! " конкурс-уен программасы».

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе
  «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде!Балалар  "Исәнме, мәктәп!" исемле мавыктыргыч уен программасына чумды, ул аларга уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр бүләк итте.   Көлү бер генә минутка да тынмады, чөнки һәр бала өчен мавыктыргыч хәрәкәтле уеннар һәм конкурслар әзерләнгән иде. Балалар күңелле эстафеталарда дәртләнеп көч сынашты: тупны оста тапшырдылар, бердәм «поездлар» төзеделәр һәм мәктәпкә  «чәчәк бәйләмнәре»җыйдылар. Интеллектуаль сынауларсыз да булмады-балалар табышмакларны рәхәтләнеп чишеп тапкырлыкларын күрсәттеләр. Һәр катнашучы үзен яхшы яктан : җитезлек, кыюлык һәм реакция тизлеген күрсәтте. Чараның атмосферасы чын-чынлап дустанә һәм шатлыклы, эчкерсез елмаюлар һәм ярдәм белән тулы иде. Бәйрәм азагында балаларны күңелле сюрприз һәм татлы ризыклар көтте. Ә иң мөһиме - һәркем үзе белән яңа уку елын уңышлы башларга ярдәм итәчәк уңай һәм яхшы кәеф алды!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International