Татарстан Республикасы көненең иң якты вакыйгасы.

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе
  2025 елның 30 августында Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында уникаль вакыйга – никахны массакүләм теркәү булды, анда республиканың 43 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән берьюлы 45 пар катнашты. Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасы көне уңаеннан,  мәхәббәт һәм гаилә тантанасы узды. Аксубай районыннан үзләренең никахларын истә калырлык итеп теркәү тәкъдимен , хәзер инде яшь пар Воробьевлар Денис һәм Алевтина кабул итте. Яшь ир белән хатын традицион гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итүче һәм саклаучы гаиләләрдә туганнар.  Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге яшь парны никахлашу көне белән котлый һәм шундый ук лаеклы гаилә берлеге төзүләрен тели.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International