Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

 

Бүген, 3 сентябрьдә, без хәтер һәм бердәмлекнең мөһим көнен - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтәбез Бу көн безнең йөрәкләрдә һәм аңыбызда мәңгегә калачак вакыйгаларга багышлана. Без рәхимсезлек һәм көчләү корбаны булганнарны искә алабыз, һәлак булганнарның гаиләләренә теләктәшлек күрсәтәбез һәм тынычлыкка һәм тотрыклылыкка янаган куркынычларга каршы көрәшергә тәвәккәллегебезне белдерәбез.

Террорчылыкка каршы көрәш тарихы: террорчылыкның башлануы турында төрле фикерләр бар. Кайберәүләр аны борынгы заманнарда ук башланган дип саный, ә башкалар бу күренешне бары тик хәзерге чорга гына карый. Әмма шунысы ачык: террорның һәр очрагы җәмгыятьтә тирән эз калдыра һәм мондый җинаятьләргә каршы тору өчен барлык гражданнарның көчләрен берләштерүне таләп итә.

Күп еллар элек нәкъ менә шушы көнне булган вакыйга аеруча фаҗигале. Бесланны, Төньяк Осетияне искә төшерик, 2004 елның сентябрендә 1 нче мәктәп басып алынган иде. Балалар, укытучылар һәм ата-аналар террорчыларның тоткыннары булды, кешелексез сынауларга дучар ителде һәм якыннарын югалтуның коточкыч авыртуын кичерде. Бу хатирәләр безгә проблеманың тирәнлеген һәм куркыныч каршында бердәмлек кирәклеген аңларга ярдәм итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, террорчылыкка каршы көрәш — ул хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр бурычы гына түгел. Көч куллануны кабул итмәү культурасын формалаштырып һәм гуманизм һәм бер-берсенә хөрмәт принципларын хуплап, һәр гражданин үз ролен уйный. Бары тик бергә генә без терактлардан куркудан һәм коточкыч вәхшилектән азат җәмгыять төзи алабыз.

Бу көннең мөһимлеген билгеләп  барлык халыкны террор корбаннарын искә алырга, бердәмлек күрсәтеп безнең бергәлектә патриотизм рухын һәм үзара ярдәмләшүне ныгытырга чакырабыз.

Тынычлык һәм иминлек безнең киләчәгебезнең даими юлдашлары булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International