6 сентябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркының ярминкә мәйданында Татарстан Республикасы бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыкларының «Бакчачы көне-2025»күргәзмә — фестивале уза.

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе
  Чара бакчачылык һәм яшелчәчелекне популярлаштыру максатларында үткәрелә һәм актив, хезмәт сөючән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы буларак позицияләнә торган бакчачының уңай образын формалаштыруга юнәлдерелгән. Фестиваль программасында республиканың коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсе, коры чәчәкләрдән, балавыздан шәмнәр ясау, шкатулкалар ясау, кашпо бизәү Һәм агач кисәкләренә рәсем ясау буенча мастер-класслар, татар эстрадасы йолдызлары катнашында күңел ачу программасы каралган. Аграрная ур., 2 адресы буенча «Бакчачы көне — 2025» тә 08:00дән очрашуга кадәр!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International