14 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне.

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
  Татарстан рәисен сайлаулар һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узачак көн. Аксубай районында яшәүчеләр 41 сайлау участогында тавыш бирә алачак. Аларның 4 се район үзәгендә, Аксубай шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 10 сентябрьгә кадәр сайлау участокларына беркетү турында гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, МФЦ офисларында һәм территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин. 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр-УИКта. Сайлау комиссияләре шулай ук тавыш бирү турында гаризаларны өйдән кабул итә. Мондый мөмкинлек сәламәтлеге, инвалидлыгы, башка нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участокларына мөстәкыйль килә алмаучылар өчен каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International