2025 елның 1 сентябреннән калдыклар белән эш итүнең яңа кагыйдәләре.

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
  Хөрмәтле Аксубай муниципаль районы халкы! 2025 елның 1 сентябреннән калдыклары белән эш итү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр гамәлгә керү турында мәгълүматны сезгә җиткерәбез. Каты көнкүреш калдыклары тупланган урыннарда калдыкларның билгеле бер төрләрен туплауны тыю 2025 елның 1 сентябреннән каты коммуналь калдыклар тупланган урыннарда (мәйданчыкларда) урнаштыру тыела: - Агач-куак утыртмаларын караганда барлыкка килгән калдыклар (ботаклар, яфраклар, киселгән агачлар) - Контейнерлардан һәм (яисә) бункерлардан яисә башка махсус тупланмалардан тыш ТКО - Төзелеш һәм ремонт калдыклары (агымдагы ремонт калдыкларыннан тыш)  Үсемлек калдыклары белән эш итү кагыйдәләре Шәхси йорт биләмәләре хуҗалары өчен: 1. Үсемлек калдыкларын компостлаштыру    - Үсемлек калдыкларын (үлән, коелган яфраклар, вак ботаклар) үз биләмәләрегез территориясендә компостлаштырырга кирәк    - Компост чокырын оештырырга яки махсус компостер сатып алырга киңәш ителә 2. Агач-куак калдыклары белән эш итү    - Агач-куак утыртмаларын (эре ботакларын, киселгән агачларны) караганда барлыкка килгән калдыкларны үз биләмәләрегездә вакларга кирәк    - Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәлгәндә, әлеге калдыкларны йорт биләмәсе территориясендә яндыру рөхсәт ителә:      * Яндыру махсус җиһазландырылган урыннарда башкарылырга тиеш      * Якындагы корылмалардан кимендә 50 метр ераклыкта      * Янгынга каршы кисәтүләр булмаганда      * Участок хуҗасының даими контроле астында      * Янгын сүндерү чаралары булган очракта Калдыклар белән эш итүнең яңа кагыйдәләрен үтәү районыбызның чисталыгын сакларга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International