Район прокуроры, хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде. Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү булды.
Утырыш барышында мәгариф объектларының террорчылыктан саклану мәсьәләләре, Интернетта деструктив мәгълүмат тарату мәсьәләләре һәм аны блоклау ысуллары, Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын үтәү каралды. Интернет кулланучыларының кибертерроризм һәм экстремизм пропагандасының куркынычлыгы турында хәбәрдарлыгын арттыруга басым ясадылар. Утырыш берничә карар кабул итү белән тәмамланды.