Булачак опекуннарга һәм тәрбиягә бала алган әти-әниләргә!

2025 елның 5 сентябре, җомга


Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хәбәр иткәнчә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә кабул итәргә карар кылган гражданнарга тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбен узарга кирәк. Укулар «Чистай балалар йорты» ДБУ базасында түбәндәге адрес буенча уза: ТР, Чистай шәһәре, Нариманов ур., 58 йорт. Башта Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегеннән түбәндәге адрес буенча юллама алырга кирәк: ТР, Аксубай районы,  Аксубай ш.т.п., Ленин урамы, 8 йорт  8 (84344)29330
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International