Н. В. Казаков исемендәге энергокласс ачылу.

2025 елның 5 сентябре, җомга


Аксубай бистәсендә беренче энергокласс В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен ачты. Әлеге проектның максаты-укучыларны һөнәри юнәлеш бирү һәм энергетика тармагы өчен белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән әзерләү, киләчәктә аларны урта һәм югары уку йортларында озата бару. Проект «Чистай электр челтәрләре»-«Сетевая компания» АҖ дирекциясе белән тыгыз элемтәдә тормышка ашырылды. Энергетика классына Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы Николай Васильевич Казаков исеме бирелде.
Н. В. Казаков исемендәге энергетика классын ачу тантанасында катнаштылар:
- "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Мингулов Алмаз Минвазыйх улы;
- «Чистай электр челтәрләре»-«Сетевая компания» АҖ филиалы директоры Фәрраев Илгиз Мирхат улы;
-«Чистай электр челтәрләре»-«Сетевая компания» АҖ " Аксубай районы электр челтәрләре башлыгы Солтанов Руслан Марс улы;
- «Чистай электр челтәрләре»-«Сетевая компания» АҖ персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы Вәлиева Лилия Әсхәт кызы;
- «Чистай электр челтәрләре»-«Сетевая компания» АҖ -цех профсоюз оешмасы рәисе Петрова Екатерина Викторовна,
- ТР ӘМР мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәйдуллина Рәмзия Салих кызы;
«Россия-Минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү дәресләре кысаларында «Чистай электр челтәрләре»-«Сетевая компания» АҖ филиалы  Аксубай районы электр челтәрләре хезмәткәрләре 9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрде. Балалар бригада машинасын һәм күчмә электролабораторияне күрде, электр саклау чаралары белән танышты.
Белгечләр оешмалар, электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һөнәрләр һәм үз эшләренең плюслары турында сөйләде. Кайбер укучылар энергетик һәм электрик һөнәрләре белән кызыксынды.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әлеге күргәзмә бик бай һәм файдалы булды, моның өчен бөтен энергетиклар коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Чарага шулай ук Казаков Николай Васильевич гаиләсе дә чакырылган иде. Казаковлар гаиләсеннән мәктәпкә физика кабинеты өчен лаборатор җиһазлар алуга сертификат бүләк ителде.
6 нчы сыйныф укучысы укучылар исеменнән җавап сүзе белән чыгыш ясады.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International