«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләрнең протоиерей Александр Качаев белән очрашуы.

2025 елның 5 сентябре, җомга


«Игелекле дөнья» программасы кысаларында Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр протоиерей Александр Качаев белән очрашты. Очрашу барышында алар тормыш мәгънәсе һәм һәрбер гамәлебезнең әһәмияте турындагы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Атакай аңлаешлы мисалларда балаларга тормышка православие карашы турында сөйләде, яхшылык һәм яманлык, бәхет һәм намус нәрсә икәнен аңлатты.
Ул гаилә мөнәсәбәтләренең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте, якыннарга мәхәббәт нәкъ менә гаиләдә башлана, дип ассызыклады. Александр атакай билгеләп үткәнчә, чын бәхет матди байлыкта түгел, ә туганнарны якын һәм хөрмәт итүдә. Ул шулай ук ата-аналарга,  укытучылар һәм тәрбиячеләргә карата ихтирамның әһәмияте турында сөйләде.
Әңгәмә нәтиҗәсендә балалар тормыш игелекле эшләр һәм намус кушканча яшәү өчен бирелгән дигән нәтиҗәгә килделәр. Атакай үткәргән дәрес аларның киләчәк тормышына уңай йогынты ясар дип өметләнәбез. Бу мөһим һәм илһамландыргыч әңгәмә өчен Александр атакайга рәхмәтебезне белдерәбез.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International