Татлы бизнес: Аксубай фермеры җир җиләген ничек уңышка әйләндерә.

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе


Кәкре күл кырлары өстендә таралаган өлгергән җир җиләгенең хуш исен күз алдыгызга китерегез... Нәкъ менә шунда җиләкләр белән мавыгуны җитди бизнеска әйләндергән яшь фермер Давид Федоров үз хыялын тормышка ашыра.
Барысы да 1500 квадрат метрда зур булмаган эксперименттан башланды. Беренче уңыш, беренче хаталар, әмма иң мөһиме- сүнмәс теләк. 2024 елда Давид «Агростартап» программасында җиңүче булды, бу аңа плантацияләрне 2,6 гектарга кадәр киңәйтергә мөмкинлек бирде!
Грант акчаларына фермер   искиткеч тәмле һәм транспортта яхшы йөри торган Италиянең «Мурано» сортлы 40 000  җиләк хсентесе сатып алган. Әмма Давид  җиләк үстереп кенә калмый-ул заманча технологияләр: тамчылап су сибү, мульчиралаучы пленка һәм интенсив игенчелекнең башка элементларын кертә.
"Заманча җиләк үрчетү-ул бөтен бер фән, анда сорт сайлаудан алып су сибү системасына кадәр һәр элемент мөһим. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күргәндә-бу кызыл, сусыл җиләкләр-барысы да юкка булмаганлыгын аңлыйсың", - дип уртаклаша Давид.
Иң мөһиме - хуҗалык җиләкләр генә түгел, уңышлы фермер үрнәгенә иярергә теләүчеләр өчен үсентеләр дә җитештерә. Шулай итеп, бер грант безнең районда тулы бер юнәлешне үстерергә ярдәм итә!
Давид Федоровның Кәкре Күлдәге җиләкле кырлары-бизнес-проект кына түгел,бу дәүләт ярдәме, заманча технологияләр һәм хезмәт сөючәнлек уңышлы авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелү үрнәге.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International