Авыл мәдәният учреждениеләре грант эшчәнлегендә актив катнаша. Күптән түгел Трудолюбово мәдәният йорты 250 000 сум күләмендә грант откан иде. Ә хәзер яңа шатлыклы яңалык: Тимченко фондының «Игелекле спорт» конкурсына йомгак ясалды, анда Кече Сөнчәле мәдәният йорты (проект авторы Вера Уканеева) җиңүче булды һәм 255 000 сум күләмендә грант алды!
Без бу җиңүне озак көттек һәм аңа аеруча сөенәбез, чөнки мондый дәрәҗәле конкурста җиңү безнең мәдәният йорты өчен беренче тапкыр. Чын күңелдән котлыйбыз һәм Вера Уканеева белән горурланабыз! Грантлар программаларында катнашу нәтиҗәсендә авыл мәдәният йортлары авыл халкының актив тормышы һәм үсеше өчен кызыклы урыннар белән тулган уникаль киңлекләргә ия була.
Конкурс чараларында катнашу-өстәмә финанслар җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы гына түгел, ә мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек тә ул.