Чара бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру максатларында үткәрелә һәм актив, хезмәт сөючән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы буларак позицияләнә торган бакчачының уңай образын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Фестиваль программасында республиканың коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсе, коры чәчәкләрдән закладка, балавыздан шәмнәр ясау, шкатулкалар ясау, кашпо бизәү Һәм агач кисәкләренә рәсем ясау буенча мастер-класслар, татар эстрадасы йолдызлары катнашында күңел ачу программасы каралган.
Безнең район ел саен үз продукциясен, декоратив һәм җимеш агачлары үсентеләрен, чәчәкләрне шәхси эшмәкәр Анастасия Афиногентова тәкъдим итә.