7 сентябрь көнне «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Халыкара чиста һава көненә багышланган акция узды. Бу вакыйга 2019 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормыш сыйфаты өчен чиста һаваның мөһимлегенә игътибар җәлеп итү максаты белән оештырылган иде.
Балалар бу чарада актив катнашты: алар һаваның әһәмияте турындагы танып-белү фильмы карады һәм аның пычрануының безнең хәлгә ничек тәэсир итүе турында фикер алышты. Балалар шулай ук атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү буенча төрле идеяләр тәкъдим итте, бу аларга үз инициативаларын һәм креативлыкларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Акция азагында балалар «Чиста һава» дип исемләнгән буклетлар ясап районыбыз халкына таратты. Мондый чаралар экология проблемалары турында хәбәрдарлыкны арттырырга гына ярдәм итеп калмый, бәлки балаларда әйләнә-тирә дөньяга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра .