Савгачево урта мәктәбендә «Антитеррор»дип исемләнгән профилактик уен һәм әңгәмә уздырылды.

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе


Савгачево урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Татьяна Романова 10 нчы сыйныф укучылары белән «Антитеррор» профилактик уены үткәрде, укучылар биремнәр үтәде, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзләрен ничек тотарга дигән сорауларга җавап бирде.
Башлыкның коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре кураторы Наталья Хәйруллина террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында 10 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Чараның максаты яшьләрдә террорчылыкка каршы дөньяга караш формалаштыру, террорчылык һәм экстремистик идеологияне кабул итмәү, террорчылыкка каршы көрәшнең мөһимлегенә игътибар җәлеп итү, шулай ук Бесланның фаҗигале вакыйгалары һәм башка террорчылык актлары турында хәтирәләрне саклау иде.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International