Аксубайда ял итү өчен яңа урын барлыкка килде.

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе


Узган җомгада «Патриот»паркын ачу тантанасы булды.
Кызыл тасманы кисү тантанасы «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Миңнегулов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советлары Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм «Татнефть»хәйрия фондының социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары катнашында узды.
Бәйрәм рухын Аксубай мәдәният йорты артистлары Фәнис Низамов һәм Василий Воронин, шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең яшь йолдызы Варвара Панюкова  чыгышлары тамашачыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
Яңа парк булдыруга катнашы булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм яраткан Аксубайга киләчәктә дә үсеш, чәчәк атуын һәм республикабызның тагын да уңайлырак һәм заманча почмагына әверелүен телибез.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International