Аксубай урта мәктәбендә мөһим очрашу — гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды, анда башлыкның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова «Коррупциягә каршы тору һәм террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау һәм балалар иминлеге»темасына чыгыш ясады.
Җыелышта катнашучылар балалар белән даими әңгәмә корырга, закон бозуның нәтиҗәләрен аңлатырга һәм җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытырга кирәклегенә аерым игътибар бирде. Чыгыш ясаучылар йортта имин атмосфера булдыру һәм буыннар арасында ышанычны саклау буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Чара яшьләр арасында куркыныч идеяләрнең таралуы, социаль челтәрләрнең һәм Интернет-ресурсларның яшүсмерләрнең үзләрен тотышына йогынтысы, тиз акча эшләү кебек актуаль мәсьәләләр буенча ачык фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Чыгыш вакытында башлык ярдәмчесе баланың үзен тотышындагы үзгәрешләрне вакытында ачыклауның мөһимлеген ассызыклады, ата-аналарга авыр хәлләрдә нишләргә һәм үз баласына тиешле ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлатты.
Очрашуны тәмамлап, ата-аналарны Интернет челтәрендә балигъ булмаганнарның эшчәнлеген контрольдә тотарга өндәде.
Әлеге чара җәмәгатьчелекнең игътибарын заманның актуаль социаль проблемаларына җәлеп итү һәм ата-аналарда балаларның иминлеген тәэмин итүдә гаиләнең ролен аңлау максатында үткәрелде.