Сәфәр кысаларында Айдар Рәис улы танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның Музей-йортында булды, күренекле шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган экспонатлар белән танышты.
Музей территориясендә бу көнне Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган иҗади пленэр узды. Анда Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм педагоглары катнашты. Балалар һәм аларның остазлары, данлыклы якташыбызның рухын һәм атмосферасын чагылдырып, үз картиналары өстендә илһамланып эшләделәр.
Айдар Рәис улы шулай ук «Аксу» ябык футбол манежында булды, район халкының спорт белән шөгыльләнү шартлары белән танышты, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең бүләкләрен җентекләп өйрәнде. Футбол кырында ул бу вакытта күнегүләр барган беренче сыйныф укучылары белән очрашты. Формаль булмаган шартларда егетләр белән аралашты, аларның казанышлары турында кызыксынды.Очрашу җылы, дусларча булды, депутат тупны оста тотуын күрсәтте. Ул балаларга киләчәктә дә спортта уңышлар теләде.