2.3 бүлекчәсенең 2 пунктын үтәү йөзеннән 2025 елга Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге төп чаралары планының 2 бүлеге район мәгариф оешмаларында 19 августтан 19 сентябрьгә кадәр балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә.
Әлеге чара кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тормыш иминлеге һәм Ватанны саклау нигезләре буенча уку елы башлануга багышланган һәм көндәлек тормышта куркынычсызлык кагыйдәләренә, төрле гадәттән тыш хәлләр шартларындагы гамәлләргә багышланган Бөтенроссия ачык дәресләр уздырылды, анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылган иде.
Ачык дәресләр һәм шөгылләр балаларны төрле экстремаль һәм куркыныч шартларда, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда, җәйге каникуллардан соң адаптацияләүгә, шәхси саклану чараларын үзләштерүгә әзерләүгә юнәлдерелгән иде. Чаралар дәресләр, түгәрәк өстәл, спорт эстафеталары формасында узды. Шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм биналардан укучыларны, тәрбияләнүчеләрне һәм персоналны массакүләм эвакуацияләү алымнары эшләнде.