Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур булуы турында кисәтү игълан ителде (4 класс).
Шуңа бәйле рәвештә, «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урманга килүче гражданнарны ут белән сак булырга чакыра. Мондый дәрәҗәдә янгын куркынычы булганда учак ягу тыела, чөнки очкыннар яки хәтта зур булмаган утның үләннәргә эләгүе җиңел генә янгын чыгарырга мөмкин, ул тиз арада үлән яки агачлар буйлап таралачак.
Еш кына җитди янгыннарның сәбәбе гөмбәчеләрнең, аучыларның һәм урманда ял итүче гражданнарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу була. Янгынны караусыз калдырылган учак, сүндерелмәгән шырпы, янып торган тәмәке төпчеге, урманда ташланган чүп-чар башлап җибәрә ала. Шунысын да онытмаска кирәк, нәкъ менә безнең ваемсызлыктан урман массивлары, авыл хуҗалыгы җирләре, торак пунктлар читендәге дача кишәрлекләре, кыр һәм урман юллары зыян күрә.
Барыгызның да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне һәм урман сагының туры линиясенең бушлай номеры буенча урманда янгын чыгуның теләсә нинди билгеләре турында кичекмәстән хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8(800)100-94-00; 8 (843) 221-37-95
Урманда тәртип, аңлы рәвештә үзеңне тоту һәм катлаулы булмаган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү урманнарның янгыннан саклану гарантиясе булачак.