Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын үтәү максатыннан "Экстремизмга-юк!"айлыгында 11 сентябрьдә Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Аксубай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Крайнова Эльмира белән берлектә, В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Терроризмга-юк» интеллектуаль антитеррористик квест — уены үткәрде. Чара террорга каршы ике видеоролик күрсәтүдән башланды, алар катнашучыларга теманың мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Уенда 4 команда катнашты, алар 5 станцияне уңышлы узды.Станция - "Пазллар";"Яшерен хат" «Юлламаның расшифровкасы»; «Дөрес эшлә» - ситуацияләр буенча эш, «Кәгазь торна» - оригами-тынычлык символы; «Куркынычсызлык " - террорчылыкның зыяны турындагы кроссвордны чишү. Барлык биремнәрне укучылар «бик яхшы»га үтәде. Финал сынавы - «Ситуацион крокодил " — балалар террорчылыкка каршы ситуацияләрне сүзсез: мимика, пластика һәм минисценкалар белән күрсәтте. Ахырда Эльмира Крайнова террорчылык һәм экстремизмның җәмгыять өчен нинди куркыныч тудыруы турында профилактик әңгәмә уздырды һәм районның террорчылыкка каршы комиссиясеннән блокнотлар тапшырды.