Аксубай районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны төгәлләде!

2025 елның 12 сентябре, җомга
  Быел уртача уңыш гектардан 47,8 центнер тәшкил итте, ә бөртеклеләрнең тулаем җыемы 115,6 мең тоннага җитте — бу Татарстанда иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Барысы 24 180 гектарда бөртекле культура җыелды. Механизаторлар, комбайнчылар, агрономнар һәм хуҗалык җитәкчеләренең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Аларның тәҗрибәсе, профессиональлеге һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә район республика аграр секторында ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарны били. Бүгенге көндә хуҗалыклар уракны дәвам итә: хәзер рапс суктырыла, алда — соя һәм көнбагыш мәйданнарын җыялар. Монда да югары нәтиҗәләргә өметләнәбез! Барлык авыл хезмәтчәннәрен мөһим эшләрнең уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, иминлек, яхшы һава торышы һәм агымдагы авыл хуҗалыгы сезонында яңа уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International