Муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында гаризаларны электрон документ рәвешендә бирү мөмкинлеге турында.

2025 елның 12 сентябре, җомга
  Аксубай муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы муниципаль хезмәтләр күрсәтүне цифрлаштыру һәм ачык итү максатларында гражданнарга һәм юридик затларга муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында гаризаның электрон формасын тутыру юлы белән республика порталының «шәхси кабинеты» ннан файдаланып электрон документ рәвешендә гариза бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шулай ук гаризаны «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУга да бирергә мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International