Яңа уку елы башына «Ана теле»татар теле онлайн-мәктәбе үз эшен яңартып җибәрде. Бу хакта проектны булдыручылар һәм идеологлар «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Ана теле» онлайн-мәктәбе 2013 елда Татарстан җитәкчелеге кушуы буенча оештырылган иде. Проект инглиз телен өйрәтү буенча EF Education First халыкара белем бирү үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырылды. Хезмәттәшлек шулкадәр тыгыз булды , 2023 елда халыкара компания Россия базарыннан киткәч, «Ана теле» платформасына эшен туктатырга туры килде.
"Федераль кануннар нигезендә проектны Россия платформасына күчерү мәсьәләсе буенча илебезнең IT-компанияләре һәм белгечләре белән консультацияләр үткәрелде. Төп таләп-заманча законнарга мәҗбүри туры килү", - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Хәзерге вакытта платформа эше «Яндекс» серверларында яңартылды, дип өстәде Закирова. 2023 елга кадәр дә, хәзер дә татар телен укыту бушлай алып барыла. Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлергә мөмкин.
Укыту методикасы элеккечә калды, әмма яңа текст һәм видеоматериаллар өстәлде, интерфейс яңартылды. Мобиль кушымтаның булмавы сервис барлык платформалар өчен (смартфон, планшет, компьютер) адаптив интерфейс булу белән компенсацияли.
«Ана теле» онлайн-мәктәбе Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан федераль университеты ярдәмендә эшен яңартты. Аны эшләү белән «Прогресс»ҖЧҖ шөгыльләнде.