”Фантазияңне уят": сызык һәм нокталар ничек тылсымга әверелде.

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе


«Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында чын тылсым хөкем сөрде!  «Тәмамланмаган рәсем: фантазияңне уят» дигән алым белән балалар иҗат дөньясына  чумды. Күз алдыгызга китерегез: сезнең каршыгызда инде берничә сызык, ноктасы булган кәгазь бите. Бурыч - бу хаоста потенциалны күрү һәм аны гаҗәеп нәрсәгә әверелдерү!
Балалар  бу бурычны бик шәп үтәде! Алар энтузиазм белән үз рәсемнәрен «җанландырдылар", детальләр, төсләр һәм мәгънә өстәделәр. Мәгънәсез булып тоелган сызыклардан тулы бер җиһан туганда, аларның күзләре ут булып балкыды.
Мондый дәресләр-күңел ачу гына түгел. Алар фантазия, хыяллану сәләтен һәм стандарт булмаган фикерләүне үстерә. Балалар буяулар һәм кәгазь белән тәҗрибә ясарга, яңа чишелешләр табарга һәм үз идеяләрен тормышка ашырырга өйрәнә. Ә тагын, бу үз интеллектыңны күтәрүнең бик яхшы ысулы, чөнки абстракт формалар һәм реаль образлар арасындагы бәйләнешне күрергә кирәк.
Тәрбияләнүчеләр үзләрен теләсә нинди фантазияне тормышка ашыра алучы  чын тылсымчылар итеп хис итте.  Төрле матур рәсемнәргә карагач,  бу бик яхшы килеп чыкканын аңлыйсың! Бу тәҗрибә аларны яңа иҗади батырлыкларга илһамландырыр дип ышанабыз.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International