Аксубай районында "Герой атасы" күргәзмәсен ачу тантанасы!

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе


Бүген, 2025 елның 16 сентябрендә, Район мәдәният йортында мөһим вакыйга — "Герой атасы"республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә "Бердәм Россия" партиясе ярдәмендә оештырылган, инициатива Татьяна Петровна Лионованыкы.
Чараны ачуны Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары, Аксубай муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары Илшат Заһидуллин җитәкләде. Ул һәлак булган геройларның гаиләләренә лаеклы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдерде, ватандашларыбызның батырлыкларына хөрмәт белән истә тоту мөһимлеген ассызыклады.
Һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыруга аерым игътибар бирелде. Батырлык ордены Хөснетдиновлар гаиләсенә — Айрат Рашат улына һәм Ләйсән Гомәр кызына  тапшырылды. Кыюлык медален Ксенофонтов Андрей Александрович һәм Светлана Васильевна гаиләсе алды. Махсус хәрби операциядә һәм Хәрби бердәмлекне ныгытуда катнашучы медальләре Хәмәдиевлар гаиләсе Илназ Илгизәр улы һәм Венера Рәхимҗан кызына тапшырылды.
РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Петрович Молоствов һәм Аксубай храмы настоятеле протоиерей Александр Качаев җылы сүзләр әйтте. Чараны "Ватанны саклаучылар" социаль фонды координаторы Татьяна Анатольевна Крайнова төгәлләде.
"Герой атасы" күргәзмәсе киләчәк буыннар өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булган Ватаныбыз Геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Ул безгә тарихны онытмаска кирәклеген һәм яшьләр арасында патриотик рух тәрбияләүнең мөһимлеген искә төшерә.
Бу чара бөтен район өчен әһәмиятле вакыйга: халыкны  берләштерде, илебезнең иминлеге һәм тынычлыгы өчен гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәт белдерү булды.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International