Татарстан Республикасы  Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары буенча Роспотребнадзор территориаль бүлеге хәбәр итә.

2025 елның 21 сентябре, якшәмбе


Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуын профилактикалау чаралары турында
ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы күтәрелү чорында өзлегүләр барлыкка килү куркынычы арта, аларның иң авыры-хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы.
Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы-стационардан тыш килеп чыга торган яки хастаханәгә салынганнан соң беренче 48 сәгатьтә диагностикалана торган кискен йогышлы авыру. Авыру сулыш юлларының аскы өлешләре зарарлануы белән характерлана һәм рентгенологик яктан раслана.
Инфекциянең чыганагы-авыру кеше яки симптомсыз йөртүче. Төп тапшыру юлы – һава-тамчылы (төчкергәндә, йөткергәндә, сөйләшкәндә).
Үпкә ялкынсынуын бактерияләр (пневмококк, гемофиль таякча), вируслар (грипп, COVID-19), атипик микроорганизмнар (микоплазма, хламидия) кузгатырга мөмкин.
Куркыныч төркемнәре:
Өлкәннәр һәм балалар.
Хроник авырулар (йөрәк-кан тамырлары системасы, үпкә, диабет) булган затлар.
Иммунитеты какшаган кешеләр.
Тәмәке тартучы.
Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган төп симптомнар:
Тән температурасы югары, туңу.
Йөткерү (коры яки какырык белән).
Сулаганда күкрәк читлегендә авырту.
Сулыш кысылу, сулыш алу кыенлашу.
Сизелерлек хәлсезлек, көчләр бетү.
Исегездә тотыгыз: үпкә ялкынсынуы вакытында үз-үзеңне дәвалау ярамый һәм тормыш өчен куркыныч! Корректлы дәвалауны табиб кына билгели ала.
Профилактика чаралары:
Прививка ясагыз! Профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы-вакцинация:
Грипптан (ел саен, эпидсезон башланганчы).
Пневмококк инфекциясеннән.
COVID-19 дан.
Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз:
Баланслы тукланыгыз (аксымга һәм витаминнарга бай ризыклар кулланыгыз).
Даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез һәм саф һавада йөрегез.
Тәмәке тартудан, шул исәптән пассив тартудан баш тартыгыз.
Гигиена кагыйдәләрен үтәгез:
Кулларыгызны сабын белән еш һәм яхшылап юыгыз.
Бүлмәләрне җилләтегез һәм даими рәвештә су белән җыештырыгыз.
Авырулар саны арту чорында:
Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлек киегез.
Авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашмагыз.
Өшемәгез, һава торышына карап киенегез.
Әгәр сез яки сезнең балагыз авырса:
Өйдә калыгыз!
Эшкә, мәктәпкә, балалар бакчасына йөрмәгез.
Кичекмәстән врач чакырыгыз.
Бу гади кагыйдәләрне үтәү сезне һәм якыннарыгызны куркыныч авырудан сакларга ярдәм итәчәк.
Үзегезнең һәм балаларыгызның сәламәтлеген саклагыз!
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International