«Тиз һәм җитез»дип аталган ярыш.

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе


«Мечта " приютында чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде! Спорт мәйданчыгында «Тиз һәм җитез " дип аталган мавыктыргыч ярыш башланды. Балалар физик әзерлекләрен генә түгел, командада эшли белүләрен дә , зирәклек һәм тапкырлыкларын да күрсәтте.
Бигрәк тә катнашучылар тизлеккә сикергән «Кенгуру» , реакция тизлеген таләп иткән «Күңелсез, болай утыру күңелсез»уеннары  һәм хәрәкәтләрнең көйләнгәнлеген тикшергән «Кемнең командасы тизрәк җыелачак» эстафетасы истә калды.
Тәрбияләнүчеләр гаять зур энергия һәм позитив алды, ә иң мөһиме – уртак җиңүдән шатлык хисе тойдылар. Бу көнне җиңелү өчен урын булмады, чөнки һәр команда, дуслык һәм бер –берсенә булышу ярдәмендә, үзен күрсәтә һәм уңышка ирешә алды.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International